Фәррахов дарулар сатып алу турында яңа закон төзергә тәкъдим итте
Россия медучреждениеләре дәүләт сатып алулары турындагы закон буенча дарулар белән тәэмин ителә, әмма ул инновацион препаратларны сатып алырга мөмкинлек бирми. Килеп туган хәлне тамырдан үзгәртү өчен, җайга салуда яңа алымнар эшләргә яки хәтта дарулар сатып алу турында яңа закон булдырырга кирәк, дип саный Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. Бу хакта «Парламентская газета» хәбәр итә.